«Минем хокукларым – мине яклаучым»

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Үз тормышларында яшүсмерләр еш кына төрле тормыш ситуацияләре белән очрашалар. Дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнү өчен үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белергә, якларга һәм башкаларның хокукларын бозмаска, даими рәвештә үзгәреп торган законнарда ориентлашырга кирәк. Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә укучылар өчен балалар һәм яшүсмерләрнең хокукый культурасын үстерүгә юнәлдерелгән «Минем хокукларым – мине яклаучым» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары каралды, «Бала хокуклары турында Конвенция»нең әһәмияте турында сөйләнде. Балаларга фикер алышырга “Үз хокукларың һәм бурычларың турында белү кирәкме?”, “Яшүсмерләрнең нинди төп хокуклары һәм бурычлары бар?”, “Яшүсмерләр кем алдында җаваплы?” кебек  төрле сораулар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International