Наркоман балалар агрессив, явыз булалар, туганнары белән элемтәләрен югалталар, ялганларга, җинаятьләргә барырга мәҗбүр булалар. Балаларда наркоманиягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, наркоманиянең коточкыч авыру булуына ышандыру максатыннан, 7 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Язган гомер, булмасын күмер» дип исемләнгән профилактик әңгәмә уздырдылар. Әңгәмә барышында яшьләргә сәламәтлеккә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше законнарын үтәргә әзерлек, социаль кыйммәтле тәртип нормаларын үзләштерү, наркотикларның кешенең физик сәламәтлегенә һәм аның социаль иминлегенә тискәре йогынтысы турында күзаллауны киңәйтү, наркотикларны куллануның теләсә нинди формаларыннан баш тартырга аңлы әзерлекне үстерү турында аңлату эшләре алып барылды.