Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре иң яхшы «Гаилә портреты» рәсеменә конкурс үткәрү максаты белән Теләче урта мәктәбенең мәктәп яны лагеренда булдылар. Бу көнне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә. Теләге булган һәркем гаилә портретын ясарга тиеш иде. Балалар рәсем ясаганда, китапханәче алар белән гаилә традицияләре турында әңгәмә үткәрде. Балалар гаиләләрендә кабул ителгән гореф-гадәтләр турында бик теләп сөйләделәр.