Җәй – ачык һавада күңелле ял итү генә түгел, ә кызыклы китаплар белән танышу өчен иң яхшы вакыт та.

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Бу яңа тәҗрибәләр, танышулар һәм яңа ачышлар чоры. Шуларны истә тотып, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә "Книжки на прогулке" дигән исем астындагы чарада һәркем китап иленә кызыклы сәяхәт итә алды. Җәйге уку программасы кысаларында китапханәгә килүчеләр «Летом с книгой я дружу» әдәби уенында катнаштылар. Биредә викторинада катнашырга, яраткан әсәр буенча рәсем ясау һәм әдәби кроссвордлар чишү тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International