Дәрес барышында балалар китапның төп элементлары белән таныштылар: тышлык, титул бите, эчтәлек. Аннары китапханәче китаплар яңадан китап укучыларын сөендерсен өчен аларны ничек "дәваларга" кирәклеген күрсәтте, китапларга сакчыл караш булырга тиешлеге турында сөйләде. Балалар бик теләп һәм зур җаваплылык белән китапларны реставрацияләүдә катнаштылар – тышлыкларны ябыштырдылар, бөгелгән китап битләрен җәйделәр, карандаш белән язылган сызымнарны бетерделәр, битләрне ябыштырдылар. Балалар өчен «Китап хастаханәсе» – ул уен да, хезмәт тә, яңа белем алу мөмкинлеге дә. Китапларны ремонтлау белән шөгыльләнгәндә, балалар яңа, чын мәгънәсендә файдалы эш белән мавыгалар, эшкә теләк һәм кызыксыну белән кушылалар.