Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Әлеге бәйрәм кысаларында үткәрелә торган чаралар халыкны рухи-әхлакый тәрбияләүгә, гаилә тормышына карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә уллары  өлешчә мобилизациягә эләккән Зайнуллиннар гаиләсен бәйрәм белән котлады. Чарада һәр кеше өчен гаиләнең нәрсә аңлатканы, никадәр мөһим һәм кыйммәтле булуы, бүген сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны борчыган тормыш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аларның батырлыгы, чыдамлыгы, көчле рухлы булулары  безнең өчен үрнәк булып тора. Безнең якташыбыз Ришат 2022 елның октябреннән махсус хәрби операциягә алынды,  Украинада хәрби бурычын үти, ә хәзерге вакытта туган авылында кыска вакытлы ялда. Алар тиз арада җиңү белән туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде! Шулай ук китапханәдә 9-10 июль көннәрендә «Китапханә дигән илдә, гаилә белән бергә» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, бәйрәм тарихы, гаилә турында мәгълүмати материаллар, гаилә белән уку өчен китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International