Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Чулпан» агрофирмасында ашлык сугу ком-байннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

          19 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Чулпан» агрофирмасында ашлык сугу комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

           Ашлык сугу комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән  тәэмин ителүве, тракторист-машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте, шулай ук хәрбер комбайн герметизацияләнгәне, дөрес итеп көйләнүве тикшерелде.

           Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер  комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән), шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

               Әзерлекне тикшерүдә Үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә  техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе-И.Р.Баев, Авыл хуҗалыгы  идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International