Сезне Чалгы ярышында катнашырга чакырабыз!

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар, 27 июль көнне Баландыш авылында узачак “Блогерлар Сабан туе +Түгәрәк уен” фольклор бәйрәмендә районыбызның иң оста чалгычылары катнашында икенче тапкыр “Чалгы ярышы” узачак!

Программада себерке бәйләү, утын кисү, зур печән кибәне тәгәрәтү  кебек  ярышлар,  җыр-бию һәм кызыклы уеннар каралган. Бәйрәмнең махсус кунаклары: татар блогерлары, Алмаз Хәмзин, Айгөл Нәбиуллина, Айдар Рәкипов һәм Гүзәл Гәрәфиева!

Әйдәгез, безгә кушылыгыз! Бәйрәм 15.00 сәг.тә башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International