Күптән түгел авылдашыбыз сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты һәм без аны балалар белән аралашырга батырлык дәресенә чакырдык. Укучылар якташларын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм Россия хәрбиләренең батырлыклары, хатларыбыз сугышчыларыбызга ярдәм итәме дигән сораулар бирделәр. Балалар алгы сызыктагы эш көннәре, хәрби махсус операциядә катнашу турында белделәр. Чын геройларның янәшәдә яшәвен, батыр булуларын күрделәр. Әңгәмә ахырында балалар Ришат абыйларына нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр. Очрашу истәлеге итеп бүләк тапшырдылар һәм хатларны изге теләкләр белән хезмәттәшләренә тапшыруны сорадылар.