Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тарафыннан, 2024 ел урып-җыю кампаниясенә техник әзерлеген сынау максатыннан, комбайннар парады хәм җир эшкәртү агрегатларын тикшерү булып узды.
Конкурста комбайннар 18 өлештән торган күрсәткечләр белән хәм баллар белән бәяләнеп тикшерелде. Тикшерү вакытында, бер бөртектә икмәкне югалтуларсыз, түкми-чәчми җыеп алу максатыннан, хәрбер комбайн контроль суктырылып каралды. Шулай ук, конкурста икмәкне ташу өчен биек бортлы хәм герметизацияләнгән үзйөрешле техниканы, амбар хуҗалыгын (икмәк саклау складларын, киптерү машиналарын, икмәк чистарту хәм аралау линияларын), үлчәү җайланмаларының әзерлеген, җир эшкәртү агрегатларының әзерлеген, техник хезмәт күрсәтү вакытында хәм урып-җыю вакытында комбайнерларга матди кызыксындыру чаралары тикшерелде.
Урып-җыю кампаниясе вакытында техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде хәм комбайннарның янгын сүндерү җайланмалары (огнетушительләр), аптечкалар белән, комбайнерларның махсус киемнәр белән тәэмин ителеше тикшерелде.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәге хуҗалыкларга бирелде:
1 урын – ҖЧҖ «Телэче Август» хуҗалыгы 70 балл;
2 урын – ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгы 69 балл;
3 урын – ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгына 68 балл бирелде.