Ул китап белән мөнәсәбәткә һәм иске китапларны ремонтлауга багышланган иде. «Каждый должен разбираться, как же с книгой обращаться» дип исемләнгән әңгәмә вакытында китапханәче китаплар белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләде, китаплар нәрсәне яратмый, ә нәрсәгә рәхмәтле булуларын искәртеп үтте. Китаплар кулдан кулга күчкәнлектән, үзең укыганнан соң китап чиста һәм пөхтә булып калсын өчен тырышырга кирәклеген ассызыклады. Китапханәче балалар белән таушалган китапларны барлап, аларны тәртипкә китерергә тәкъдим итте. Балалар карандаш тамгаларын бетереп, ертылган битләрен скотч һәм клей белән ябыштырдылар. Әлеге файдалы чара катнашучыларда уңай тәэсир калдырды.