Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә укучылар өчен “Сәламәтлек иленә юл” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче балаларга һәр кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыручы булуын һәм шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, ныклап тырышу һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим булуын сөйләде. Укучылар хәрәкәт һәм сүз уеннарында, сорау һәм җаваплар минутында, сәламәтлек һәм спорт турында табышмакларны чишүдә актив катнаштылар. Шулай ук балалар клуб мөдире әзерләгән уеннарда бик теләп катнаштылар.