Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?!

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар.  Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Олы Мәтәскә авылы да табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Авылыбызның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә. 17 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезәмәткәрләре чишмәләр белән таныштыру, аларның яннарын матурлау максатыннан “Һәр авылның үз чишмәсе ”дигән исем белән укучыларга экскурция оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International