Балаларга Курск сугышы башлануы, совет солдатларының һәм офицерларының тиңдәшсез батырлыгы, Бөек Ватан сугышының иң зур танк сугышы буларак тарихка кереп калган Прохоровка авылы янындагы сугыш турында сөйләнде. Курск сугышы, Бөек Ватан сугышының бик авыр һәм героизмлы выкыйгаларының берсе буларак, совет язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында чагылыш тапкан. Алар бу авыр сугышның җиңүен данлап кына калмаганнар, ә гади рус кешесен фидакарь, батыр, үз Ватанын чын күңелдән яратырга сәләтле булуын күрсәткәннәр. Балалар совет солдатларының батырлыклары турында сөйләүче китаплар белән таныштылар. Ахырда алар игътибарына Курск сугышы геройлары турында презентация күрсәтелде.