Субаш авылының клуб яны территориясендә җәйге каникул чорында, "Җәй китап белән күңелле" дип исемләнгән җәйге уку программасы эшләде. Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар оештырды. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да.