Чара Абде авыл китапханәсе белән социаль партнерлыкта узды. Анда әбиләр, әниләр һәм оныклар чакырылган иде. Чарада катнашучылар әдәбият тарихындагы мәхәббәт һәм тугрылыкның иң якты мисалларын искә төшерделәр. Кичә уен программасы белән дәвам итте. Биредә « Кто такой...» конкурсында туганлык бәйләнешләрен ачыкларга; «Пословица недаром молвится» уенында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерергә һәм дәвам итәргә, «Яымлы сүзләр» конкурсында гаилә әгъзаларына ягымлы кушаматлар уйлап табарга; музыкаль конкурста катнашырга һәм гаилә учагын, мәхәббәт, тугрылыкны символлаштырган Ромашка төзергә кирәк иде. Ромашка бик гади чәчәк, ләкин аның сере һәм көче нәкъ менә гадилегендә һәм пакълыгында. Ак төс чисталыкны символлаштыра, ә сарысы, кояш кебек, җылылык бүләк итә һәм таҗ яфракларын гаилә әгъзаларын сыман нык бер түгәрәккә берләштерә.
Гаилә кичәсе чәй эчү белән дәвам итте.