Бу чорда китапханә авыл балалары өчен җәйге ял, кызыклы очрашулар уздыру өчен популяр урыннарның берсенә әверелә. Нәкъ менә китапханә һәркемнең ялын мавыктыргыч сәяхәткә әйләндерә. Моны булдыру максаты белән Шармаш китапханәсендә «По волнам книжного лета» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, ул балаларга җәйге каникулларын файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәчәк. Биредә укучылар Н.Носов, Ж.Верн, Д. Лондон, В. Бианки, Г. Скребицкий, Н. Сладков әсәрләрен сайлап геройлар белән барган кызыклы вакыйгалар дөньясына чума ала. Бу китап күргәзмәсе балаларга каникулларның һәр көнен кабатланмас яхшы кәеф бәйрәменә әйләндерергә, буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә, яңалыклар белән танышырга ярдәм итәчәк.