Дуслык булса гына, җир шарында тынычлык хөкем сөрер. 20 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр өчен “Син чын дусмы?” дигән түгәрәк өстәл уздырдылар. Максаты - кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү, бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру иде. Түгәрәк өстәл артында яшьләр “Нәрсә ул дуслык?”, “Сезнең дусларыгыз бармы?”, “Ни өчен сез дуслашасыз?”, “Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?”, “Төрле милләт кешеләре узара дус була аламы?”, “Ялган дуслык нәрсәгә корылган?”, “Исәп-хисапка корылган дуслыкны ничек аңлыйсыз?” дигән сорауларга җаваплар эзләделәр, дуслык, татулык турында шигырьләр, мәкальләр барладылар.