Фәнил Ислам улы Галиев - татар язучысы һәм шагыйре, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган юристы. 21 июль көнне Шармыш авыл китапханәчесе Фәнил Галиевның 85 яшьлек юбилее уңаеннан «Юрист, язучы, шагыйрь - Фәнил Галиев» дигән китапка күзәтү үткәрде. Укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, туган як тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүче китаплары турында белделәр. Ф. Галиев китаплары әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен тоярга һәм аңларга, туган як турында белемнәрне баетырга ярдәм итәләр.