Теләче районының “Туган авыл” күңел ачу комплексында “Аулак өй – көрәш” төбәкара проектының ярышы булып үтте. Анда районыбызның Олы Нырсы авылыннан “Сабировлар нәселе” командасы катнашты. Әлеге бәйге 4 өлештән торды. Беренче өлештә командалар үзләре белән таныштырды. Икенче өлештә бирелгән сүзләрдән шигырьне төзеп, авторын исемен атарга тиеш булды. Өченче өлештә татар халкының йолаларын күрсәтергә бирелгән иде. “Сабировлар нәселе” командасы әлеге өлештә “Сандык тутыру” йоласын күрсәттеләр. Соңгы турда татар әдәби классикларының әсәрләренең бирелгән кыска өлешләрен укып аның исемен, авторын атарга тиеш иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча әлеге гаилә “Буыннар кайтавазы” номинациясендә диплом белән бүләкләнде.