«Безнең ишегалды уеннары»

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Җәй көне мәдәният хезмәткәрләре алдында балаларның ялларын кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрү дигән максат куела. Шуны истә тотып, 25 июль көнне мәдәният һәм ял паркының спорт мәйданчыгында балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Олимп» яшьләр үзәге белән берлектә «Безнең ишегалды уеннары» дигән җәйге күңел ачу программасы үткәрделәр. Балаларның  төрле мәнфәгатьләрен канәгатьләндерә торган белем бирүче, иҗат, спорт эшчәнлегенең төрле формаларын үз эченә алган әлеге программа балар өчен бик файдалы үтте. Саф һавада интеллектуаль уеннар балаларны бик сөендерде. Чара күңел ачу флешмобы, уеннар, конкурслар, батутта сикерүләр һәм җәй турында табышмаклар белән дәвам итте. Балалар өчен төп сюрприз булып күңелле волонтер куянның килүе  булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International