Әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт тәрбияләү, һәр кешедә әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү теләге уяту максатында төрле чаралар үткәрелде. Көн гадәттәгечә зарядка ясаудан башланды. Аннары «Без яшь сәяхәтчеләр» дип исемләнгән уен-квест уздырылды. Уен укучыларның экология һәм табигатьне саклау өлкәсендәге танып белү эшчәнлеген активлаштыру, балаларның игътибарын әйләнә-тирә мохитнең экологик проблемаларына җәлеп итү, командада эшли белү күнекмәләрен формалаштыру максатында үткәрелде. Квест экологик станцияләр буенча үтте. Уен ахырында балалар әйләнә-тирәдәге планетабызның табигатен саклау һәрбер кешенең бурычы икәнлегенә инандылар.