Өлкән буын кешеләренең бәйрәме 1 октябрьгә туры килүе символик мәгънәгә ия, чөнки пенсия яше - безнең тормышыбызның «алтын көзе».

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көне датасы өлкән буын кешеләренә гомер юллары турында хәтерләтү түгел, әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә, барлык өлкән буын кешеләренә туган илебезнең үсешенә керткән өлешләре, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә яхшы мөмкинлек.

Табигатьтә көз хакимлек иткән вакытта яхшылык һәм хөрмәт көне буларак уздырылган матур бәйрәмгә, Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты, авыл җирлеге, ветераннар советы хезмәткәрләре белән берлектә «Тормышыбыз бизәге сез, өлкәннәр!» дип исемләнгән бәйрәм программасы әзерләделәр. Кичә табын артында, җылы сөйләшүләр, тәбрикләүләр, матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Шулай ук “Матур бизәкләргә бай гомер” исемле күргәзмә дә эшләде.

Бу көзге, матур бәйрәмнең күңелле өлеше булып тәм-том белән чәй эчү булды. Анда өлкәннәребезнең җырлары үткәннәрен сагынып искә төшерсә, авыл җирлеге башлыгы Хайрулла абыйның дәртле гармун көе янәдән яшьлекләренә алып кайтты. «Рәхәтләнеп җырладык, рәхмәт оештыручыларга!» – дип күтәренке кәеф белән саубуллашты кунакларыбыз.

​​​​​​​Чәчләренә чал төшкән, тормыш буразналары арткан саен өлкәннәребезнең сөйкемлелеге арта гына бара. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларын сөендереп озак яшәсеннәр иде алар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International