Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга бара дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләрнең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, уеннарын, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Шушы йолаларны, уеннарны искә алу, саклап калу максатыннан 8 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Алтын куллы халкым сынатмас” дип исемләнгән кичә уздырдылар. Бу чарада “Җәүһәр” фольклор коллективы катнашты. Чара вакытында җылы йон оекбашлар бәйләделәр, шулай ук җеп өчен йон теттеләр. Бөтен эш татар халык җырлары белән үрелеп барды.