"Эколяталар белән агачларны коткарабыз!"- шундый девиз астында Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында уртанчы төркеме тәрбияләнүчеләр (тәрбиячесе Хафизова А.Р.) «БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясендә актив катнаштылар. Билгеле булганча, бер кеше елына уртача 150 кг га кадәр кәгазь чыгарып ата. Ә 1 тонна кәгазь алу өчен якынча 10 агач һәм 20 000 литр су тотыла. Макулатураны икенчел эшкәртүгә тапшырып, чүплекләрнең зурлыгын киметеп кенә калмыйча, табигать ресурсларын сизелерлек экономияләргә, суның пычрануын киметергә дә мөмкин. Тәрбияләнүчеләребез 150 кг макулатура җыйдылар.