"Лермонтовны яңадан укып"

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тулу уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә яшь укучылар өчен "Лермонтовны яңадан укып" дигән шигъри сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар кызыклы вакыйгалар турында белделәр, шулай ук шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар. Чарада тормышның төрле чорларында язылган "Ватан", "Кавказ", "Парус" шигырьләре, "Бородино"шигыреннән өзекләр яңгырады.

Чара ел саен үткәрелә торган «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» халыкара акциясе кысаларында оештырылды. Акциянең оештыручысы Пенза өлкә китапханәсе. Акция үсеп килүче буынны М.Ю. Лермонтовның әдәби һәм сәнгать мирасына тарту максатында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International