Баландыш авыл китапханәсендә бу дата уңаеннан «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» үткәрелде. “Лермонтов шигърияте” дигән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, бу гаҗәеп кешенең кыска, ләкин шундый якты биографиясендәге кызыклы фактлар турында сөйләде. Чарада шагыйрьнең төрле чорларда язган бик күп шигырьләре яңгырады.