15 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсе Пенза өлкә китапханәсе үткәрә торган «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре» XII Халыкара акциясенә кушылды. Әлеге чарага чакырылган балалар М.Ю. Лермонтовның иҗаты һәм тормыш юлы турында презентация карадылар. Уртанчы сыйныф укучылары өчен «М.Ю. Лермонтов әсәрләре геройлары» дигән әңгәмә дә бик җанлы үтте. Әңгәмәнең максаты – китап укучыларны Михаил Юрьевичның әдәби мирасына тарту иде. Кемдер күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан сайлап алынган әсәрне укыса, ә кайберәүләр Лермонтовның шигырь юлларын хәтереннән искә төшерде. Чара җылы, дустанә мөнәсәбәттә үтте.