Бу көнне авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче барлык хатын-кызлар бәйрәм итә. Авыл хатын-кызлары-йорт учагын саклаучылар гына түгел, ә үз гомерләрен якыннары һәм бөтен кешелек иминлеге турында кайгыртуга багышлаган Бөек хезмәт ияләре дә. Барлык авырлыкларны җиңеп, матур, игелекле һәм акыллы, чын хатын — кыз булып калалар.
15 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә авыл хатын – кызлары көне уңаеннан, озак еллар сыер савучы булып эшләүче ханымнар белән, әңгәмә үткәрелде. Кичә дәвамында күренекле татар язучысы, өлкән юстиция киңәшчесе – Мәгъсүм Насыйбуллин (туган көне уңаеннан) китапларына һәм якташ язучыларыбыз Рашат Низами, Дамира Миннебаева, Сирена Гатиятова китапларына күзәтү үткәрелде.