29 нчы октябрь көнне 13.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы утыз бишенче утырышы узды

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

29 нчы октябрь көнне 13.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы утыз бишенче утырышы узды. Аны муниципаль район башлыгы  А.Г.Фәтхуллин алып барды. Утырыш эшендә Теләче районы Прокуроры, муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма - предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары  катнашты.

Көн тәртибендә  9  мәсьәлә каралды.

  1. “2024 нче елның 9 аена Теләче муниципаль районы бюджетының үтәлеше турында”;
  2. Теләче муниципаль район Советының 2023 нче елның 15 нче декабреннән булган  “Теләче муниципаль районының  2024 нче елга һәм 2025 - 2026 нчы еллар план чорына бюджеты турында” 221 нче номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”
  3. “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында 2021-2016 нчы елларга мәгарифне үстерү” программасының үтәлеше турында”  һәм башка мәсьәләләр каралды.

Сессиядә Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И.,  район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәрипова Э.И. лар чыгыш ясадылар.

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International