Шуны истә тотып, яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан Баландыш мәдәният йортында “Нәрсә ул терроризм һәм аны ничек җиңәргә?” дигән исем астында түгәрәк өстәл үткәрелде. Чара барышында тагын бер тапкыр «терроризм», «террорчылык акты» төшенчәләре, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда уяу һәм игътибарлы булырга кирәклеге турында искә төшерделәр. Терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде.