Мастер-класс узды.

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

24 октябрь  көнне «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Волшебная нить» дип исемләнгән мастер-класс узды. Китапханәчеләр ыргак белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада катнашучыларга эш өчен җепне ничек сайларга, бәйләү өчен ыргакны ничек дөрес тотарга, элмәкләрне ничек җыярга, нинди ыргаклар була һәм кайсылары иң уңайлы икәнен аңлаттылар. Алар һәр бала янына килеп, элмәкләрне һәм баганаларны бәйләргә өйрәттеләр. Барлык кызлар да бик тырыштылар. Нәтиҗәдә, алар ыргак белән бәйләү күнекмәләрен өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International