1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе — төрле милләт, сәяси һәвәслек һәм дин кешеләрен берләштергән, республиканың күпмилләтле халкының өметләрен тормышка ашырган Россия һәм Татарстан тарихында яңа чор таләпләренә тулысынча җавап биргән мөһим сәяси-хокукый документ кабул ителде. Бу дата республика өчен бик зур әһәмияткә ия - әлеге документ беренче тапкыр Татарстан өчен махсус язылды. Бүгенге көндә Татарстан Конституциясен халыкның төп ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә дип әйтергә мөмкин. Нәкъ менә Конституция икътисадның ныклы нигезе булып тора, дәүләт һәм җирле хакимият органнарының көйле эшләвен тәэмин итә. Әлеге вакыйга уңаеннан, 6 ноябрь республикада бәйрәм көне — Татарстан Республикасы Конституциясе көне дип игълан ителде. Бу бәйрәм көне уңаеннан 6 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Конституция –мөстәкыйльлек билгесе” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Аларга бу көннең барлыкка килүен һәм тормышта нинди мөһим икәнен аңлаттылар.