“Татарстан Дәүләт флагы көне”

2024 елның 1 декабре, якшәмбе

1991 елның 29 ноябрендә ТР Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе сыйфатында Татарстанның заманча флагын кабул итте. Бу көн республикада рәсми рәвештә билгеләп үтелми, әмма Татарстан өчен дә, дөньяның барлык татарлары өчен дә тарихи вакыйга булып тора. Шул уңайдан Кукчә авылы  мәдәният хезмәткәрләре Татарстан Дәүләт флагы көне темасына әңгәмә үткәрделәр. Алар үзләренең мәдәни мирасын аңлауның, аны саклап калуның һәм киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеге турында сөйләделәр. Шулай ук балаларга беренче әләмнәрнең кайчан пәйда булуы, триколор төсләре, ТР флагы нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләделәр. Балалар өч рәсми символ - Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International