Алар нәрсә кичергән, нинди авырлыклар һәм шатлыклар белән очрашканнар - боларның барысы турында безгә сугыш чоры хатлары сөйли. Фронт хатлары... Авыр сугыш елларында, ут эчендә, окопларда һәм блиндажларда язылган солдат хатлары. Алар солдатның йөрәк түреннән чыккан хисләрен, уй-кичерешләрен ачык чагылдыралар. Хатлар инде еллар үтү белән уңып һәм саргаеп беткән, еллар тузаны кунган, кайберләренең сүзләре дә танырлык түгел. Бу бәяләп бетергесез документлар – «дәһшәтле кырыгынчы» елларның кырыс истәлеген саклаган Бөек Ватан сугышы елъязмасының үзенчәлекле беренчел чыганаклары. 12 апрель көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында Айдар авылы китапханәсендә «Өчпочмаклы хатлар» дип исемләнгән мастер – класс үткәрелде. Катнашучыларга өчпочмаклы хатларның барлыкка килү тарихы, хәрби-кыр почтасының нинди булуы турында мәгълүмат бирелде. Сугыш кырларыннан газиз туганнарына һәм якыннарына бу хатларның нинди шартларда язылганын белделәр. Соңыннан укучылар белән бүгенге көндә яу кырында булган егетләргә өчпочмаклы хатлар язылды һәм әлеге хатлар аша батыр егетләребезгә иң изге теләкләр җиткерелде. Фронт хатлары яу кырында Ватанны саклап көрәшкән сугышчыларга туганнары - әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары белән элемтәдә тору өчен бердәнбер чара булган. Ә бу мирасны кадерләп саклап, киләчәк буыннарга тапшыру, ата-бабаларыбыз турында хатирәләрне саклау - безнең изге бурычыбыз булып тора.