Бәйләнгән әйберләр гадәттә, модадан чыкмыйлар, киресенчә, алар безнең көндәлек тормышыбызда елдан-ел күбрәк урын ала бара.

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Җылы, йомшак свитер, бияләй-носки, киезләр бәйләү, бәйләүчегә эстетик ләззәт бирүе белән дә куандыра, чөнки, бәйләү кеше өчен ял итүнең бик файдалы бер ысулы да. Безнең әни-әбиләребез кышкы озын кичләрдә аулак өйгә җыелышып бәйләм бәйләгәннәр. Шунда берсеннән-берсе матуррак, катлаулырак бизәкләр уйлап тапканнар. Осталыкларын шунда ук яшь җилкәнчек белән теләп уртаклашканнар. Аулак өйләр үзенә күрә кул эше – тегү, чигү, бәйләү мәктәбе булып торган. Хәзер аулак өйләр заманы сирәгәеп бара, ләкин Олы Мишә авыл китапханәсендә бәйләү серләренә төшенү максатыннан чаралар үткәреп тора. Балалар әлеге чараларда бик теләп катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International