Библиолагерь балалар өчен китапларны ярату, иҗади сәләтләрен үстерү һәм яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Ул 4-8 август көннәрендә «Киләчәк» яшьләр үзәгендә үтә. Лагерьның беренче көне «День знакомств/Танышу көне» дип аталды. Балалар бер-берсе белән күңелле уеннар уйнап таныштылар, үзләренең кызыксынулары турында сөйләделәр. Шулай ук алар «Жиңү аллеясы» паркына сәяхәт кылдылар. Паркның тарихын белделәр, үзләренә күп мәгълүмәт тупладылар. Ахырдан «Җәйнең хуш исләре» дип исемләнгән осталык дәресе үткәрелде. Бу дәрес балаларга җәйнең матурлыгын һәм табигатьнең байлыгын тоярга, җәйге мизгелләрне истә калдыру өчен искиткеч мөмкинлек булды. Кыскасы, лагерьның беренче көне кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.