Пикник барышында “Барыбыз да биибез” дип исемләнгән кичә үткәрелде, анда малайлар һәм кызлар бик теләп үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Төрле биюләр, шигырьләр һәм музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар. Шулай ук балалар күңелле, кызыклы уеннарны да читтә калдырмадылар. Аларда “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Капкалы”, “Чүлмәк вату”, “Чукрак телефон” уеннары
аеруча кызыксыну уятты. Балаларның активлыгы һәм шатлыгы һәр уенда күренеп торды, алар бер-берсенә ярдәм итеп, дуслык һәм бердәмлек хисен ныгытып, күңелле мизгелләр белән бүлештеләр. Көн ахырында балалар бергәләп рәхмәт сүзләре әйтеп, киләсе очрашуларны көтеп калдылар. Лагерь барышында аларның дуслыклары тагын да ныгып, яңа танышулар һәм тәҗрибәләр белән баетылды.