Максабаш балалар бакчасында ел әйләнәсе эш туктап тормый. Иртә язда бакчабызга яшелчәләр,чәчәкләр утырттык. Хәзер аларны тәрбияләү өстендә эш алып барабыз.Балалар бакчасының тәҗрибә участогында алып барыла торган эшләр балаларда кече яшьтән үк авыл хуҗалыгы хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмиятле чара булып тора. Эш барышында балалар орлык һәм аны чәчү, үрентеләр үстерү һәм аларны күчереп утырту, үсемлекләрне тәрбияләп үстерү, ягъни туфракта дым саклау, чүп үләннәренә каршы көрәш, өстәмә тукландыру белән танышалар, практик күнегүләр алалар. Нәтиҗәдә балалар бакчасы яны участогы үзенең тәрбияви ролен генә башкарып калмый, бәлки балаларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә һәм бәйле профессияләргә кызыксыну да уята.