2015 елның 8 июль көнендә “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге һәм ЗАГС булеге белән берлектә, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан, районыбыз ял паркында беренче тапкыр зур бәйрәм оештырдылар. Әлеге чара бәйрәм концерты һәм шулай ук спорт ярышлары белән үрелеп барды.
Бу бәйрәм барышында бер-берсенә ныклы таяныч булып, хөрмәтләп, күп еллар бергә Баландыш авылында гомер итүче Галимовлар гаиләсенә ЗАГС җитәкчесе Тимерхановна Әнисә Хатиповна “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырды. Шулай аларга төрле истәлекле бүләкләр дә бирелде.