11 июнь конненән башлап Шармыш авылы китапханәсе үзенең укучыларына сәламәт яшәү рәвешенә багышланган күргәзмә тәкъдим итә. “Будем здоровы” дип исемләнгән әлеге күргәзмәнең төп максаты –авыл халкын, бигрәк тә яшүсмерләрне һәм яшьләрне тәмәке тартуның зарары турында кисәтү, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыру.