2015 ел-Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 9 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Туган ягым яшел бишек” исемле китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә Татарстанда экология торышы һәм табигатьне саклау турындагы китаплар куелды.