2015 елның 15 июль көнендә Алан авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галиев Барый Гали улына 95 яшь тулды. Аны котларга муниципаль район Советының Аппарат җитәкчесе Мубинов И. В., Теләче муниципаль районы социаль саклау бүлегенең җитәкчесе Галимова Ф.М., Алан авыл җирлеге башлыгы Хазиев А. Г. килделәр. Барый абыйга Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде.