Мәктәп бакчасында укучылар җәйге практика үтә. Алар мәктәп ашханәсе өчен яшелчәләр, җиләк-җимешләр, мәктәп ишегалды ямьле булып торсын өчен матур чәчәкләр үстерәләр. Укучылар укыту программаларының практик өлешен теләп башкаралар.