Яңа модульле ветеринар пункты ачылды.

2015 елның 28 июле, сишәмбе

     25 июнь көнне районыбызда күп кенә объектлар кулланылышка тапшырылды. Шәтке авылында модульле, ветеринария ягъни мал табибы йорты ачылды. Тантаналы шартларда кызыл тасманы кисү хокукы ТР министрлар кабинетының ветеринария баш идарәсе начальнигы Алмаз Гәбдерәүф улы Хисаметдиновка, Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович, Шәтке авылы мал табибы Алефтина Габделхаковага бирелде. Каладан килгән кунак әлегедәй ветеринария йортлары төзелү республикада тулы куатенә бара дип ассызыклап үтте.

 

Шәтке авылында ветеринар вазифасында инде 20 ел Алефтина Габделхакова башкара. Бу көнне аңа тырыш һәм намуслы хезмәте өчен муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International