27 июль көнне район мәдәният йорты үзешчәннәре Саба районы Югары Симет авылы мәдәният йортында концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. Җырчыларыбыз Флүзә Гәләвиева, Рафис Минхаҗев, Әлфия Поташова, Илсур Шайдуллин, юмор осталары Гөлнур Гимранова, Фирдәвес Нагимова, “Сюрприз” бию төркеме кызларының чыгышы тамашачы куңеленә хуш килде дигән теләкләрдә калдык.