Балаларның җәйге каникуллары вакытында Казаклар авылы китапханәчесе клуб белән берлектә балалар өчен "Сәламәт тәндә, сәламәт акыл" дигән исем астында спорт уеннары оештырды. Очрашуның беренче өлеше китапханәдә “Синең көн, синең гомер” дип исемләнгән күргәзмә белән башланып китте. Анда балаларга спорт турында күп кенә мәгълүматләр бирелде. Икенче өлеше клуб бакчасында дәвам итте, балалар күп кенә уеннарда ярыштылар, үзләренең көчләрен сынаштылар. Балаларга оештырган спорт уеннары бик ошады.