Татартан Республикасы фән һәм мәгариф министрының 2015 нче елның 05 июнь 6661/15 номерлы приказы нигезендә яңа уку елына әзерлекне барлау максатыннан гомуми белем бирү мәктәпләре арасында республика смотр – конкурсы игълан ителде. Безнең Олы Нырсы урта мәктәбе дә бу конкурсның зона турында катнашты. Без, 4нче август көнне фән һәм мәгариф министрының урынбасары Сулима Л.О. җитәкчелегендәге эксперт комиссиясен кабул иттек. Алар яңа уку елына әзерлекне 11 критерий буенча бәяләделәр. Безнең коллектив бу бәйгедә җиңүгә ышаныч баглый.