5 август көнне Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” әгъзалары табигать кочагында ял итте. Бәйрәмебездә халкыбызның милли уеннары уйналды. Әбиләребез җырладылар, шигырләр сөйләделәр, уен-көлкедән, истәлек-хәтирәләр яңартудан, бер-берсе белән ихлас сөйләшүдән соң, күңелләре сафланып, яшәү дәртләре артып киткән кебек булды. Бәйрәмебез ахырында яшел чирәмгә табын корып шифалы чишмә суы белән самавыр чәе эчтек.