7 нче август район хакимиятенең утырышлар залында район Башлыгы И.Ф. Зарипов рәислегендә, крестян-фермер хуҗалыклары рәисләре белән фермерлык хәрәктен җелдерү һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары төзүгә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе рәисе Байтимеров Камияр Мижагитович һәм җирле үзидарә җитәкчеләре катнаштылар. Теләче муниципаль районы Башлыгы И.Ф. Зарипов районда крестьян-фермер хуҗалыклары үсеше өчен тудырылган шартлар турында сөйләде. Байтимеров Камияр Мижагитович фермерларга хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм тагын да үсү өчен зур мөмкинчелекләр барлыгын искәртеп узды.